Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машина төзүчеләрне хөрмәтләделәр

ТР Рәисе тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүген Чаллыда республика күләм машина төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр.

Тантаналы чарага ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министрлар, шәһәр һәм район башлыклары, машина төзүчеләр, тармак ветераннары килде.

Рөстәм Нургалиевич Орган залы янында һәм эчендә оештырылган күргәзмәне карады. Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән техника белән Рәисне ТР сәнәгать министры Олег Коробченко таныштырды.

Аннары ТР Рәисе машина төзелеше тармагында эшләүчеләргә, ветераннарга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан предприятиеләренә даими ярдәм иткән өчен РФ Президентына, РФ хөкүмәтенә рәхмәт әйтте. "Татарстан машина төзелеше предприятиеләре уңышлы эшли. Агымдагы елның 8 аенда 650 млрд сумлык товар, шул исәптән 32 мең йөк машинасы җитештерелде", - диде ул.

ТР Рәисе алдынгы хезмәткәрләргә РФ һәм ТРның дәүләт бүләкләре тапшырды. Шәһәрдәшебез, ТР Икътисад министры ярдәмчесе Сергей Майоров "Татарстанның атказанган машина төзүчесе" дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.

Тантаналы чара "Болгар" бию театры, ТРның халык артисты Алинә Шәрипҗанова , "Кватро" квартеты чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: набережные челны КАМАЗ ТР Раис Машиностроители