Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби белән хушлаштылар.

Аңа 22 яшь иде.

Бүген Чаллыда,  Донбасста махсус хәрби операция вакытында һәлак булган, Андрей Новичковны соңгы юлга озаттылар. 

Андрей Чаллыда туып-үскән. Урта мәктәпне тәмамлаган. Тюменьда кадет училищесында укыган. Армиядә диңгез пехотасында хезмәт иткән. Жуков медале белән бүләкләнгән. 
Контракт буенча РФ Кораллы көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган. Гомеренең соңгы минутына кадәр хәрби антына тугры калган. Андрей Херсон янындагы хәрби бәрелеш вакытында һәлак булган. Андрей Викторович вафатыннан соң, Батырлык орденына тәкъдим ителгән.  

Андрей Новичковны соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, хәрби комисариат вәкилләре, Чаллы мэры Наил Мәһдиев килде. Мэр мәрхүмнең туганнарының, әнисенең тирән кайгысын уртаклашты. Хәрбине шәһәр зиратында Дан аллеясендә җирләделәр. 
Шәһәр халкы батыр егетне онытмаячак. Аның исеме Мәңгелек ут мемориал комплексындагы «Ватан-Ана» мемориалына язылачак. 
Фотолар мэрның телеграмм каналыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

5

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина махсус операция