Чаллыда мобилизацияләнгән 52 ир-егет никахын теркәгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мобилизацияләнгән 52 ир-егет никахын теркәгән

Бу көннәрдә күбрәк бер, ике балалалы һәм йөкле хатыннары булган ир-егетләр язылышкан.

Әлешчә мобилизация башлангач, 21 сентябрь - 1 октябрь көннәрендә Чаллыда 52 гаилә никахын рәсми рәвештә теркәгән. 

«Россия Гаилә кодексы буенча яшьләр язылышырга гариза биргәннән соң бер ай вакыт узарга тиеш, – диде «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова. – Бүгенге көндә Россиядә өлешчә мобилизация бара. Шуңа күрә хәрби хезмәткә чакыру алган ир-егетләр, тиз арада,  гариза биргән көнне үк никахларын рәсми рәвештә терки алалар». 

Бу көннәрдә күбрәк бер, ике балалалы һәм йөкле хатыннары булган ир-егетләр язылышкан. 

Равилә Зарипова әйтүенчә, парлар ЗАГСка гадәти киемнән килгәннәр, әмма шулай да алтын йөзек алышканнар. 
Бүген ЗАГСка тагын 4 пар язылышу турында гариза биргән.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Хәрби хәрәкәт

Нет комментариев