Чаллыда мобилизацияләнгән гражданнарның балаларын бушлай тукландыра башладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мобилизацияләнгән гражданнарның балаларын бушлай тукландыра башладылар

Бүгенге көндә шәһәрдә 422 бала шундый хокукка ия.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев карары белән, мобилизацияләнгән ир-егетләрнең балаларын мәктәптә ике тапкыр бушлай тукландыра башладылар. Бүгенге көндә аларның саны - 422, унысы 53нче мәктәптә укый. Алар янына бүген Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин килде. 

“Социаль ярдәм алу өчен гаиләдәге әти-әнинең берсе уку йортына гариза язарга тиеш. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның исемлеге хәрби комиссариттан алына”, - дип белдерде җитәкче.

Укучыларның барысына да «Мәктәп туклануы» комбинатында әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителә. Әти-әниләр мәктәп килеп, махсус журналга үзләренең тәкъдимнәрен дә калдыра алалар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Хәрби хәрәкәт

Нет комментариев