Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мошенниклар компьютер уеннары белән мавыгучы кызны алдаганнар

Шәһәрдәшебезнең картасыннан 28 мең сум күләмендә акчасы юкка чыккан.

Мәгълүм булганча, шәһәрдәшебез интернеттагы бер уенда аккаунт сатып алырга теләгән. Бу максаттан сатучы белән элемтәгә кергән. Аңа шунда ук түләү өчен сылтама җибәргәннәр. Уенчы сайтның гадәти булмавына игътибар итмәгән һәм үз банк мәгълүматларын керткән. Нәтиҗәдә, аның счетыннан 28 мең сум акчасы юкка чыккан. Бу хәлдән соң мошенниклар элемтәгә керми башлаган. Икенче көнгә кыз хокук сакчыларына мөрәҗәгать итеп, гариза язган. Әлеге очрак буенча тикшерү эше башланган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд