Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мошенниклар пенсионерны фатирсыз калдырды

Полиция җинаятьчеләрне эзли, зыян күргән хатын-кыз шок хәлендә.

Чаллыда 76 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булды. Аларга ышанып ул фатирсыз калды. Бу хакта Эчке эшләр идарәсе хәбәр итә. 

Пенсионерны мошенниклар май аенда ук «эләктереп» ала. Мобиль оператор белән килешүне озынайтырга кирәк дип бер ир-ат шалтырата. Телефонына килгән кодны әйтүне сорый. Шәһәрдәш әйтә. Икенче көнне мошенниклар хокук сакчылары булып шалтыраталар. Янәсе бу код аша мошенниклар җыйган бар акчаларын, фатирын үзләштерергә мөмкин. Проблеманы хәл итү өчен банктагы акчаларын «куркынычсыз» счётка күчерергә, фатирын сатарга киңәш итәләр. Пенсионер ышана, ничек әйтәләр – шулай эшли. Банктан акчасын салдырып курьерга биреп җибәрә. Фатирын 3 млн 800 мең сумга сата. Акчаны тагын курьер килеп ала.  Фатирны сатканда мошенниклар барысын да үзләре эшли: риелторын да, сатып алучысын да үзләре таба.

Максатларына ирешкәч, мошенниклар пенсионер белән элемтәне өзәләр. Шәһәрдәш алданганын аңлап полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Мошенникларның Мәскәү һәм Краснодар краенда теркәлгән номерлар буенча шалтыратуы мәгълүм. Салынган зыян күләме – 4 млн сум. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев