Чаллыда мотоцикллар катнашында 14 авария булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мотоцикллар катнашында 14 авария булды

Инспекторлар чираттагы рейдка чыкты.

Чаллыда "Мотоцикл" операциясе игълан ителде. 7 августтан башлап атна азагына кадәр инспекторлар мотоциклчыларны тикшерәчәк. Алар катнашында шәһәрдә 14 юл-транспорт һәлакәте булган. 15 кеше тән җәрәхәте алган.

Чаллы Автоинспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, мотоциклчылар еш үзләре аварияләргә сәбәпче була: зур тизлектә куалар, борылышларда туктап тормыйлар, каршы полосага чыгалар, җәяүлеләрне үткәрмиләр. 

Инспекторлар сак булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә. Аеруча да шлемсыз йөрү фаҗигага китерергә мөмкин, ди алар.  


Нет комментариев