Бу хакта вакансияләр ярминкәсендә билгеле булды.
Чаллыда «Россия эше» кадрлар үзәгендә эш эзләүчеләр өчен «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» ярминкәсенең федераль этабы узды. Анда шәһәр предприятие һәм оешмалары катнашты.
22 эш бирүче 1 000нән артык вакансия тәкъдим итте.
Автокаланың түбәндәге предприятие һәм учреждениеләренә хезмәткәрләр кирәк: КАМАЗ ГАҖ, Автомобиль юллары предприятиесе, АММОНИЙ, Гидроэлектромонтаж, Сатурн, АГРОСИЛА. ЧЕЛНЫ-МПК, Тукай Племрепродукторы, Чаллы Инкубаторы, Федераль суд приставлары хезмәте, балалар бакчалары, хореография мәктәбе һәм башкалар.
Квалификацияле эшчеләр өчен дә, офис хезмәткәрләре өчен дә вакансияләр бар: полицейскийлар, логистик эшләр операторлары, машина йөртүчеләр, торба үткәрүчеләр, контакт-үзәк операторлары, сату буенча менеджерлар, җиһазлар көйләүчеләр, комплектлаучылар, слесарьлар, пешекчеләр һәм башкалар.
Бөтенроссия ярминкәсенә меңгә якын кеше: эш эзләүчеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары килде. 83 кешегә эш тәкъдим ителде.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Нет комментариев