Чаллыда өч яшьлек бала балконнан егылып төшеп вафат булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өч яшьлек бала балконнан егылып төшеп вафат булды

Ул өйдә абыйсы белән калган булган.

23 майда Чаллыда фаҗига булды. 65 нче комплекстагы бер йортның 5нче катындагы балконнан 3 яшьлек кыз егылып төште.

Бала ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче вафат булды. 

Бу вакытта кечкенә кыз абыйсы белән калган була. 

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен тикшерә.

Әле фаҗига турында ашыгыч ярдәм чакырган малайның әнисе социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язды.

"Улым балконнан малайның кычкырганын ишеткән. Йөгереп барган, ашгыч ярдәм хезмәтен чакырган һәм алар килеп җиткәнче элемтәдә булган. Кызның әти-әнисе килгәнен дә күргән. Өйгә шок хәлендә керде һәм елады. Кызның исән калмавын һәм әти-әнисенең бик каты елавын күреп борчылды",- дип язды ул.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


иминлек сак фаҗига бала үлеме Балконнан егылып төшкән

Нет комментариев