Чаллыда өске каттан ир-ат егылып төшеп үлде - ВИДЕО
Йортта яшәүчеләр фаразлавынча, ул фатир арендалап яшәгән.
Чаллының 35нче комплексында фаҗига булды. Раскольников урамы, 18 адресы буенча урнашкан йортның иң югары катыннан ир-ат егылып төшеп үлде. Аңа 37 яшь булуы һәм башка йортта яшәве билгеле. Хәзерге вакытта урында хокук сакчылары эшли. Ир-атның үлем сәбәбе ачыклана.
Йортта яшәүчеләр ул үз-үзенә кул салган дип фаразлый. Ир-атның лифтка кергән һәм егылып төшкән мизгелләре видеокамерага эләккән.
"Ул лифтка сәгать 10:07дә керә. 24 катка баса. Борчулы икәне күренеп тора. Лифт менгәндә башын стенага тери. Лифттан чыга һәм сәгать 10:11дә өске каттан егылып төшә. Кызганыч", - ди йортта яшәүчеләрнең берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев