Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өстәмә сайлаулар дәвам итә

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, сайлау участокларында канун бозу очраклары теркәлмәгән.

Чаллыда бер мандатлы 20нче  «Электротехниклар» сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына һәм  бер мандатлы 14нче  «Гренада»  сайлау округы буенча шәһәр Советына өстәмә сайлаулар дәвам итә. 

Электротехниклар сайлау округында сайлаучыларның гомуми саны 53 меңнән артык кеше тәшкил итә. 15 сәгатькә 5984 сайлаучы (10,99%) тавыш биргән. 
 
«Гренада» сайлау округында 20761 кеше тавыш бирү хокукына ия. 15 сәгатькә аларның 18,76%ы гражданлык бурычын үтәгән.

Чаллының сайлау участокларында  215 күзәтүче эшли. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, сайлау участокларында канун бозу очраклары теркәлмәгән. 

Сайлау кануннарына кагылышлы мөрәҗәгатьләр белән 
+7 (843) 292-84-33 телефонына шалтыратырга була. 

Исегезгә төшерәбез, сайлау участоклары кичке сигезгә кадәр эшли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы