Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пенсионерларга шикле юристлар шалтырата

Сыйфатсыз дарулар өчен компенсация вәгъдә итә.

Юрист белән аралашып 70 яшьлек ханым 126 мең сум акчасыннан колак какты. Аңа ялган юрист сыйфатсыз дару сатып алуы турында әйтә. Янәсе алдаган мошенниклар кулга алынган, аңа компенсация түләячәкләр. Пенсионер ышана. Пошлина түли. Шул вакыттан алып аның белән элемтәгә чыкмый башлыйлар.
Вәгъдә ителгән компенсация булмагач, шәһәрдәш полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Мошенникларның Мәскәү һәм Курган өлкәсендә теркәлгән номерлар буенча шалтыратуы билгеле. Хокук сакчылары әйтүенчә, аларның эзләренә чыгу җиңелләрдән түгел. Кулга алынган очракта мошенникларга 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар