Чаллыда полиция хезмәткәрләре җитми
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда полиция хезмәткәрләре җитми

Сәбәбе нидә?

Чаллыда полиция хезмәткәрләренә кытлык. Бу хакта Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков чираттагы шәһәр Советы утырышында хәбәр итте.

«2023 елда 18% хокук сакчысы иде. Узган ел – 25%ка кытлык. Сәбәбе хезмәт хакының түбән булуында. Гаилә чыгымнарын күтәрә алмыйлар. Шуңа эштән китәләр. Кайбер предприятиеләрдә күбрәк түлиләр», – диде Айрат Ханбиков. 

Шәһәрнең зур предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 85 мең мең сумны тәшкил итә. Мисал өчен, «КамАЗ» заводында 90 мең сумга җитә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев