Чаллыда профессор Анатолий Макаровка карата суд башланды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда профессор Анатолий Макаровка карата суд башланды

Чаллы судының матбугат хезмәте хәбәр итте.

КФУның Чаллыдагы филиалының экс-директоры, профессор Анатолий Макаровка карата суд башланды. Ул ялган эш кылуда, ришвәт алуда һәм вак ришвәтчелектә гаепләнә. 

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның сентябреннән 2023 елның октябренә кадәр КФУның Чаллы филиалы икътисад бүлегенең икътисадый теория һәм сәясәт кафедрасының элеккеге мөдире студентлардан зачет-имтихан сессияләрен тапшыртканы өчен бүләкләр алган. Моннан тыш,  университеттан куылган студентларның укуларын дәвам иттерү өчен ришвәт алган.

Исегезгә төшерәбез, Анатолий Макаровны узган елның январь аенда кулга алдылар. Ул 4 ай чамасы СИЗОда булды. Май аенда аңа  өй аресты билгеләделәр. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев