Чаллыда Россия Президентын сайлауның беренче көне тәмам
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Россия Президентын сайлауның беренче көне тәмам

Иртәгә участок сайлау комиссияләре иртәнге 8 сәгатьтә ачыла.

Кичке 20 сәгатьтә Чаллыда Россия Президентын сайлау участоклары ябылды. 

Хакимиятнең телеграмм каналы мәгълүматлары буенча 15 мартта Чаллыда сайлау хокукына ия булган кешеләрнең 32, 69 проценты үзенең гражданлык бурычын үтәгән.

"Мин илебезнең, республикабызның, Чаллыбызның тотрыклы үсеше өчен тавыш бирдем", - ди Татарстанның атказанган артисты Чулпан Арсланова. 

Иртәгә сайлау участоклары иртәнге 8 сәгатьтә ачыла һәм кичке 8гә кадәр сайлаучыларны кабул итә.

Гаиләләре белән барган шәһәрдәшләребезнең машина оту мөмкинлеге дә бар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Россия Президентын сайлау

Нет комментариев