Ул автомобиль белән бүләкләнде.
Чаллының йөк машинасы йөртүчеләре «Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе — 2026» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип табылды. Автоград вәкилләре төрле номинацияләрдә җиңделәр.
10 тоннадан артык булган "СЕ категориясендәге транспорт чаралары йөртүчеләре" номинациясендә шәһәрдәшебез, Игорь Халтурин җиңүче булды. Ул моңа кадәр дә әлеге конкурста җиңгән иде инде. Быел ул 300 мең сум акча һәм төп приз – «Москвич» автомобиле белән бүләкләнеп, яңа машина белән ул мәйдан буйлап үтте. Бу категориядә икенче урынны Омскидан Александр Седельников, өченче урынны Чебоксардан Александр Анисимов алды.
Тагын бер шәһәрдәшебез Александр Желтышев 3,5 - 10 тоннага кадәр массалы йөк машиналары категориясендә өченче урын яулады. Бу номинациядә Самарадан Александр Гаас җиңүче булды, көмешне Ухтадан Вадим Тюльнев алды.
Шулай итеп, Чаллының йөк машиналары йөртүчеләре бөтенроссия ярышларының алтын һәм бронза медальләрен яулап, конкурсның төп геройлары булдылар.
Чара «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы теләктәшлеге белән, «Росавтотранс» ФБУ заказы буенча оештырыла.
Конкурсны оештыручы булып Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты (ОАО «НИИАТ») тора. Чара Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Шәһәр транспорты» МУП ярдәме белән үткәрелә.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
Нет комментариев