Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Сабан туе гөрли

Бәйрәм мәйданында алма төшәр урын юк.

Сәгать иртәнге 9. Халык бәйрәмгә агыла. Чулман проспектыннан ук шәһәрдәшләрне "Болгар" бию ансамбле егет-кызлары каршы ала. Татар халык моңнары яңгырый. Әнә бер почмакта кызларны җыеп авыл егете гармун кылларын суза. Әнисә апа да түзмәде, "Уйна тальян гармуныңны" җырына кушылып җырлады. Сабан туена Иске Гәрдәле авылыннан ук килгән ул. "Сабантуйларын карамыйча калмыйм. Үзем мәдәният өлкәсендә, хакимияттә, мәктәптә, балалар бакчаларында эшләдем. Шуңа күрә балалар чыгышларын, театральләшетерелгән тамашаларны карарга бик яратам. Уеннарда да катнашам әле", - ди Әнисә Хаҗина.

Күп тә үтмәде бәйрәмгә зур кунаклар - ТР премьер-министры Алексей Песошин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Түбән Кама мэры Рамил Муллин килеп төште.

Аларны Сабантуй гүзәле бәйгесе финалистлары икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алды. Иң беренче алар татар авылына күз салырга булды. Зур агач капкалар ачылу белән андагы мохит! Татар йорты, милли ризыклар, кош-кортлар, йорт хайваннары да бар. Әйтеп бетергесез. Үз күзләрең белән күрергә кирәк. Кунакларны каршы алучы әби белән бабай гына үзләре ни тора! Авылга кайтып килгән сыман буласың. 

Сабан туеның икенче өлеше мәйдан сәхнәсендә дәвам итте. 

"Сезне бу күркәм милли бәйрәм белән котлыйм. Иң изге теләкләрне кабул итегез, ныклы сәламәтлек сезгә, бәхет, иминлек телим! Бәйрәм белән, кадерле дуслар!" - дип шәһәр мэры изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм тамашасын карарга күпләр килгән. Зал шыгрым тулы. 

Театральләштерелгән тамашадан соң сәхнәгә ТР халык артисты Айдар Фәйзрахмановның дәүләт ансамбле чыкты. Соңыннан сәхнә тирәсендә уен-бәйгеләр чираты җитте. Капчык киеп сикерү, чүлмәк вату, баганага менү, армреслинг... Милли уеннарда катнашучылар чиратка тезелде. Әкренләп көрәшкә дә әзерләнә башладылар. Быел Сабан туе батырына тәкә белән "Москвич" автомобилен бүләк итәчәкләр. Көрәш кызу булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй