Чаллыда сайлауга баргач вакцина ясатырга да була
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сайлауга баргач вакцина ясатырга да була

Гриппка каршы 7 пунктта вакцина ясыйлар.

Чаллыда сайлау участокларында прививка ясату буенча күчмә бригадалар эшли.

10 мәктәпкә сайлауга килгән кешеләр гриппка каршы вакцина да ясаталар. 

"20 кеше прививка ясатты инде. Вакцина грипп элккән очракта да, аны өзлегүләрсез үткәрергә ярдәм итә", - ди 2нче шәһәр хастаханәсе терапевты Ләйсән Якупова. 

Прививка ясау пунктлары 10, 13, 24, 35, 39нчы мәктәпләрдә, 29нчы гимназиядә, "Энергетик" мәдәният сараенда эшли. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


вакцинация #Бөтен гаилә белән сайлыйбыз

Нет комментариев