Чаллыда шашлык пешерүне тыячаклар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шашлык пешерүне тыячаклар

Закон бозучыларны штраф көтә.

14 апрельдан 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим кертелә. Бу вакытта учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыелачак. Балалар лагерьларында, бакчачылык ширкәтләрендә дә шашлык пешерү рөхсәт ителмәячәк. Шулай ук урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территориясендә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга — 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә — 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең 800 мең сумга кадәр штраф каралган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев