Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сөйгәнен кабель белән буган ир-атны хөкем иттеләр

Ул моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Чаллыда яшәүче бер ир-атның сөйгәненә карата хисләрен нәфрәт дип тә атап булмый. Ул аны, талашып китеп, кабель белән буа. Шул ук вакытта: “Төрмәгә утырсам-утырам. Мин сине барыбер үтерәм!” - дип әйтә. Салмыш була. Әмма хатын-кыз үз гомере өчен куркып, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә.

Әлеге ир-ат болай да шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Соңыннан аны судта тагын 8 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Хәзер тагын бер эпизод. Моңарчы чыгарылган хөкем карарларын исәпкә алып, суд яңа хөкем карары чыгарды. Аны 3 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул гомумрежимлы төзәтү колониясендә утырачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять