Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда штрафлар күбрәк киләчәк

Стационар камералар яңа режимда эшли башлаячак.

Чаллы проспектларындагы видеофиксация камералары куркынычсызлык каешларын контрольгә алачак. Эләктермәсәң, штрафны көт тә тор. Күләме – 1 мең сум. 

Бүгенге көндә шәһәрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын фото һәм видеога төшерүче, шулай ук куркынычсызлык каешын эләктермәгән машина йөртүчеләрне теркәп баручы 18 стационар камера эшли. Дәүләт автоинспекциясе планында - бөтен стационар камераларны да шул режимга күчерү. 

Татарстанда куркынычсызлык каешларын эләктермәү нәтиҗәсендә ел башыннан 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 13 кеше гомере өзелде, 23 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев