Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда су керү өчен куркыныч урыннарны атадылар

Тиешсез урында су кергән өчен 1500 сумга кадәр штраф яный.

Чаллыда ГИМС хезмәткәрләре коткаручылар белән берлектә һәр көнне елга-сулыкларга тикшерүләр белән чыга. Бу хакта кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Зиннур Мостафин хәбәр итте.

"Даими рәвештә пляжларны, су керергә ярамаган урыннарны йөреп чыгабыз, кече судноларны тикшерәбез. Көннәр эссе, сулыкларда кеше күп. Үлем-китемнәрне булдырмаска, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә профилактик чаралар үткәрәбез", - ди белгеч.

Шулай ук иснспектор, Чаллы буенча су коеныр өчен иң куркыныч урыннарны да атады. "48 комплекстан Камага төшкән урында, "Навигатор" яхт-клубы һәм Мәләкәс елгасының Г.Тукай исемендәге яр буйларында, "Райский берег", "Весна 2", Элеватор тавы, елга порты, СНТдагы сулыкларда су керү кеше гомере өчен куркыныч", - ди инспектор.

Фотолар ГИМСтан алынды


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига