Чаллыда ир-ат организмыннан зур шеш һәм 150 таш алдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ир-ат организмыннан зур шеш һәм 150 таш алдылар

Ул хастаханәгә авыр хәлдә эләкте.

Чаллыда яшәүче ир-ат хастаханәгә кече хаҗәтен үти алмавына, каты авыртуларга зарланып мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында аның простата аденомасында проблема булуы ачыклана. Табиблар кичектермичә операция ясый. Алар зур шеш һәм аның астыннан 150 вак таш ала.

«Пациентның сидек юлларында ниләр генә тапмыйбыз! Безне хәзер алтын эзләүчеләр белән чагыштырырга була», - ди табиб-уролог Рөстәм Әбдерахманов. 

Операция 1 сәгать дәвам итә. Аны эндоскопия ярдәмендә ясыйлар. Өч көн эчендә пациент аягына баса. 

Сидек юлларында ташлар барлыкка килүенә простата аденомасы сәбәпче булган, ди табиб. Ул ир-атларга елга бер тапкыр булса да урологка күренергә киңәш итте. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев