Чаллыда ике хатын-кыз машина тәгәрмәчләре урлаган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике хатын-кыз машина тәгәрмәчләре урлаган

Берсенә 29 яшь, икенчесенә – 30.

Чаллыда 39 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Аның машинасы эченнән 84 мең сумлык 4 тәгәрмәч югала. Караклар автомобильгә тәрәзәне ачып үтеп керә. Хокук сакчылар тикшерү үткәрә. Күрше йортта шикле машинага игътибар итәләр. Салонда утыручы ике хатын-кыз полиция хезмәткәрләрен күргәч, югалып калалар һәм барысын да сөйләп бирәләр. Тәгәрмәчләрне урлап 15 мең сумга сатуларын әйтәләр. Акчаны да шул ук көнне туздырырга өлгерәләр. Хатын-кызларның берсенә 29 яшь, икенчесенә – 30. Беркайда да эшләмиләр. Аларга карата җинаять эше кузгатылды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев