Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын ике мегамәктәп төзиләр

Әлеге мәгариф учреждениеләре яңа уку елы башына әзер булырга тиеш.

Чаллының 34нче комплексында 1500 укучыга исәпләнгән тагын бер зур мәктәп төзиләр. Ул Раскольников урамы буенча №130нчы «Калейдоскоп балалар бакчасы янәшәсендә урнашачак. Бүгенге көнгә инде биредә төзелеш эшләре бара. Дүрт биналы мәгариф учреждениесенең гомуми мәйданы 29,3 кв метрны тәшкил итәчәк. Анда 69нчы комплекстагы мегамәктәптәге кебек ике бассейн булачак. 

Моннан тыш быел Орловка поселогы янындагы «Притяжение» микрорайонында да яңа белем йорты булдырырга исәп тоталар. Әлеге мәгариф учреждениеләре быелның көзенә файдануга әзер булырга тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш