Чаллыда такси бәяләре артты
Барысына да нормадан артык яуган кар сәбәпче.
Юллардагы катлаулы шартлар нәтиҗәсендә, Чаллыда такси хезмәтенә бәяләр артты, дип яза https://chelny-izvest.ru. Мисал өчен, башка вакытта 350 сумга төшкән заказлар, бүген 500 сумга кадәр күтәрелде. “Бу бәяне без, йөртүчеләр түгел, ә таксопарк тотучылар билгели. Күпләп кар яву нәтиҗәсендә, машина хәрәкәте чикләнә, заказларга өлгереп булмый башлый. Чыгымнарны киметү өчен, билгеле, бәяләрне арттырырга туры килә”, - ди таксистлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев