Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда танылган табиб-хирург вафат

Ул 40 ел гомерен медицинага багышлады.

2нче санлы хастаханәдә эшләгән Рафик Хәлиловның гомере өзелде. Аңа 62 нче яшь иде. 
Рафик Ирфан улы Хәлилов 40 ел гомерен медицинага багышлады. 1985 елдан бирле Чаллының икенче хастаханәсендә эшләде. Соңгы вазифасы - хирургия бүлеге мөдире. Шул ук вакытта үзе дә катлаулы операцияләр ясый иде. Интернетта Рафик Хәлилов дәвалаган пациентлар рәхмәт сүзләрен яза. Бүген аны соңгы юлга шәһәрнең “Тәүбә” мәчетеннән озаттылар.

2нче хастаханәнең баш табибы Азат Фәтхетдинов Рафик Хәлиловның каты авырудан вафат булуы туганнарына, коллективка, гомумән Чаллы халкына зур югалту дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев