Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда танылган табиб эше буенча суд утырышы үтте

Медицина көллиятенә 100 мең сумлык зыян килгән.

Шәһәр судында Чаллы медицина көллиятенең элеккеге директоры эше буенча чираттагы утырыш үтте. Исегезгә төшерәбез, 68 яшьлек Светлана Вахитова ришвәт алуда гаепләнә. Тикшерү материаллары буенча, ул көллияткә укырга керергә теләүчеләрдән акча алган. 

Утырыш барышында прокуратура вәкиле гаепләү карары белән таныштырды. Аның сүзләренчә, медицина көллиятенә 100 мең сумлык зыян килгән (гомуми сумма - 145,5 мең сум). Тикшерү барышында аның күләме ярты миллион сумнан артык булган. 

Әлеге эш буенча чираттагы утырыш 2023 елның 10 февраленә билгеләнгән. Бүгенге көндә Светлана Вахитова өй арестында. Колледж белән ТР атказанган табибы 1985 елдан бирле җитәкчелек иткән.

фото: https://studika.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд