Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрдә эшли - фотолар

Бүген сатучылар аеруча юмарт. «Сәүдәбез бүген начаррак бара. Алыгыз, арзанга бирәм», – дип сатучылар товарларын тәкъдим итте.

Бу минутларда шәһәребзнең «Южный» агросәнәгать паркында, «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда һәм ипподромда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли. Ипподромда Актаныш, Менделевск, Минзәлә, Мөслим, Кукмара районнары уңганнары сәүдә итә. Халык бүген әлләни күп булмаса да, Минзәләдән килгән Ләйлә ханым 450-580 сумнан сыер итен яхшы гына сатырга өлгергән. «Итебез тәмле. Шуңа күрә атна саен көтеп тора торган сатып алучыларыбыз бар», – диде ул. 
Ярминкәдә күркә итен килограммын – 300 сумнан башлап, балның 3 литрын 1200-1500 сумга, кәбестәнең килограммын – 18 сумнан, бәрәңгенең килограммын – 20 сумнан, грантның килограммын  99-100 сумнан, йомырканың дистәсен 70-90, казның килограммын 500 сумга саталар. Ысланган үрдәкнең уртача бәясе – 1300 сум. Биредә шулай ук чикләвек, сөт ризыклары, куян ите, кондитер ризыкларын да шактый киң ассортиментта тәкъдим иттеләр. Бәяләр сәүдә үзәкләрендәгедән бераз очсызрак. Аның каравы монда ризыклар сыйфатлы. Аннары ярминкәдә сатучылар белән сатулашып була. Мәсәлән, авыл апалары өлкән яшьтәге кешеләргә итне очсызрак бәягә бирәләр. Һәрхәлдә ипподромда сәүдә иткән Актаныш, Минзәлә районы уңганнары шулай итә. Бүген сатучылар аеруча юмарт. «Сәүдәбез бүген начаррак бара. Алыгыз, арзанга бирәм», – дип берничә сатучы үзенең товарын тәкъдим итте. Шәһәрдәшләр, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, сыйфатлы ризыклар алып калырга ашыгыгыз, алда озын яллар көтә.
Ярминкәләр 15 сәгатькә кадәр эшли. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә алабуга татарстан