Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда укучылар гына түгел, җитәкчеләр дә имтихан тапшыра

Имтиханнар 21 майда башлана.

Чаллыда 9нчы сыйныфны –  6291, 11нче сыйныфны 1900 укучы тәмамлый. 

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында рус теле һәм математикадан тыш, 3942 кеше информатиканы сайлаган. 2000 укучы җәмгыять белеме, 2546 укучы географиядән имтихан тапшыра. 9нчы сыйныфлар 21 майда – инглиз теленнән, 3 июньдә – рус теленнән, 6 июньдә математикадан имтихан тыпшыра. 

11нче сыйныфлар өчен имтиханнар 23 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итә. 
11нчеләр арасында җәмгыять белеме, информатика, инглиз теле һәм биология популяр. Бер кеше  француз, дүрт кеше кытай теленнән имтихан бирергә теләк белдергән. 

29 мартта исә ата-аналар өчен тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханы оештырылачак. Ул 14нче гимназиядә уза. Шартлар бөтен кешегә бер: металл эзләү җайланмасы аша үтәсе, видокамера күзәтеп тора.  

«Бу имтихан ата-аналар БДИ тапшыруны ни икәнен белеп, балаларга психологик яктан ярдәм күрсәтү өчен эшләнә. Укыган, тырыш, белемле бала өчен ул куркыныч түгел. Тарих теле укытучысы буларак, мин бу имтиханны тапшырырга җыенам. Ата-аналар, журналистларны да әлеге чарада катнашырга чакырам», – диде мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин. 

Бердәм дәүләт имтиханнары буенча сораулар туса, 30-59-34, 30-57-21 телефоннары буенча шалтыратыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф