Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда урам җыештыручыны кыйнадылар?!

«Үзе чыксын да дворник булып эшләп карасын», - дип яза шәһәрдәшләр.

Социаль челтәрләрдә урам җыештыручы белән автомобиль йөртүче ханымның тарткалашуы чагылган видео чыкты. Бу хәл 30/13 йортының 5 подъезды каршында булган. Хатын-кыз машинасын кардан арындыра. Урам җыештыручы моны күреп, "карны тротуарга койма", дип кисәтү ясый. Үзара тавыш чыгып китә. Хәтта дворник кулындагы кар кыргычын тотып тарткалаша башлыйлар. Берсе - бер якка, икенчесе икенче якка. Машина йөртүче ханым  дворникның шапкасын салдырып, карга ташлый, үзен этеп ега.  

Интернетта утыручылар ике лагерьга бүленде. "Ничек инде дворникны кыерсытырга була?", "Үзе чыксын да эшләп карасын!" дип урам җыештыручыны яклап чыктылар. Шул ук вакытта, киресенчә, ул үзе гаепле диючеләр дә булды. Әлеге вакыйгага ачыклык кертү максатыннан без идарә итү компаниясе җитәкчелегенә, ТОС рәисе һәм урам җыештыручының улына шалтыраттык.  

"Вахитовский" җирле иҗтимагый идарә рәисе Людмила Намазова: 

"Урам җыештыручыны беркем дә кыерсытмады. Киресенчә, ул үзе кар кыргычы белән аңа кизәнгән. Нәрсә генә булмас?! Йортта яшәүче хатын үзен саклау максатыннан аның кулыннан кар кыргычын тартып алырга гына теләгән. Дөресен генә әйткәндә, ул урам себерүчегә беркем дә яратмый. Аңа үзенә кисәтү ясасаң, холкын күрсәтә башлый. Көрәге белән дә сугарга мөмкин. Соңгы бер ел эчендә нәкъ шул хатынга карата аның мөнәсәбәте начар булды. Дворник ханым деменция белән интегә. Сорау биргәч тә озак кына уйлап тора. Ул 30/13 территориясендә үзен хуҗа итеп тоя. Безнең 30/13 йорты комплекста иң пычрагы. Тиешенчә җыештырмый. Без аңардан канәгать түгел. Шул ук вакытта, дөресен генә әйткәндә, мин аны кызганам да. Авыру бит. Андый кешеләрне эшләтмәсеннәр иде".

Галина Челдаева, ЖРЭУ №5 директоры:

"Әлеге ханым бездә урам җыештыручы булып эшләде, хәзер килешү буенча хезмәт куя. Яшермибез, хәтере белән проблемалары бар. Безгә җиңел тормыштан эшкә урнашмады. Без дә аны җиңел тормыштан эшкә алмадык. Үзегез беләсез, хәзер урам җыештыручыларга кытлык. Эшкә киләбез дип атлыгып тормыйлар. Аеруча быел кар яумаган көн юк. Көрәп җитешмиләр. Эшләгән кешеләр дә нагрузкага түзә алмыйча эштән китә", - ди. 

Дворникның кызы һәм улы бар. Улы әнисен кыерсыткан очрак буенча полициягә мөрәҗәгать иткән.  

"Әни ул хатын-кызга кайгы китерәсем килми ди. Мин аны үзебезгә дә чакырам, тик озак тормый, кайтып китә.  Машина йөртүче белән участковый сөйләшәчәк". 

Шунысы мәгълүм: йортта яшәүчеләр башка урам җыештыручы сорап, имзалар җыялар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев