Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда урманга качкан хатын-кызны эзлиләр

Эзләүчеләр җитми. Битараф булмаган шәһәрдәшләрне дә ярдәмгә чакыралар.

Чаллыда 43 яшьлек Екатерина Топол (Клементьеваны) эзлиләр. Ул 28 июньдә «Орбита бакчачылык ширкәте урманында югала. 
Җәйләрен гел бакчасында кунып үткәрә торган була ул. “28 июньдә өйгә кайтам”, - дип туганнарына хәбәр итә. Әмма соңгы вакытта фикерен үзгәртә. “Минем арттан кемдер күзәтеп йөри, миңа качарга кирәк”, - дип кызына шалтыратып әйтә һәм урманга таба йөгерә.  

“Качканын бакчадагы күршеләре дә күреп кала. Шуннан бирле аның турында бер хәбәр дә юк. Әлеге ханым соңгы вакытта шундый паника атакаларына бирелә башлаганлыгы билгеле”, – ди эзләү-коткару отряды җитәкчесе Альбина Сагирова.     

Екатерина Тополны волонтёрлар инде бер тапкыр эзләп караган. Әмма “Орбита” бакчасы янындагы урманның яртысын гына карап чыгарга өлгергән алар. Эзләүчеләр җитми. Шуңа күрә иртәгә волонтёрлар полиция һәм коткаручылар белән кабат эзләүгә чыгачак. Битараф булмаган шәһәрдәшләрне дә ярдәмгә чакыралар.   

Очрашу урыны - Тукай районынынң “Орбита” бакчачылык ширкәте тукталышы 
Очрашу вакыты: 10.09.2022 сәгать 8.00 
Мәгълүматлар өчен телефон номерлары:  
Айгөл 89053732135 
 
Альбина (эзләү-коткару отряды җитәкчесе) 89172604743

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эзләү югалу бала кеше