Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда уртача хезмәт хакы 67 мең сум

Шәһәр икътисады үсештә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы икътисадының үсештә булуын ассызыклады. Моңа кече һәм урта эшмәкәрлек объектлары да зур өлеш кертә.

Эшмәкәрләр саны узган ел белән чагыштырганда 5,3%ка артып 27 меңгә җиткән. Бу өлкәдә барлыгы 124 меңнән артык кеше эшли. «Бу «КАМАЗ»да эшләүчеләр саныннан 4 тапкыр артык», – диде Наил Гамбәрович.

 Бүгенге көндә 40 меңгә якын үзмәшгуль үз эшен уңышлы адып бара. 

ТОР резидентлары да уңышлы эшли. 45 резидентның  69%ы Чаллы предприятиеләре. Алар бюджетка 16 млрд 700 млн сум салым түләгәннәр. Ел башыннан тагын 4 резидент эшен башлаган. Бу резидентларда барлыгы 9000нән артык кеше эшли. 

«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте дә уңышлы эшли. Биредә ел ахырына кадәр 42 мең йөк машинасы җитештерергә планлаштыралар. 
2023 елның 10 аенда эре һәм уртача предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 67 045 сум тәшкил итә. Реаль хезмәт хакы 17,3%ка арткан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икътисад оешма предприятие чаллы Югары хезмәт хакы