Чаллыда уртача хезмәт хакы 95 мең сум
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда уртача хезмәт хакы 95 мең сум

Кайсы предприятиеләрдә?

Чаллыда уртача һәм эре предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 95 мең сум тәшкил итә. Бу хакта башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева хәбәр итте. 
2025 ел нәтиҗәләре буенча эшсезлек дәрәҗәсе 0,15 процент. Эшсезлек буенча 429 кеше учетта тора. 
«Россия эше» кадрлар үзәге мәгълүматлар базасында 6 мең вакансия бар. Узган елда үзәк ярдәме белән 4767 кеше эш тапкан. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча Югары хезмәт хакы Чаллыда

Нет комментариев