Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның беренче этабы тәмамлана
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның беренче этабы тәмамлана

Берничә йортта гына кайнар су юк

Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның беренче этабы тәмамланып килә. 

«17 майда иске шәһәрдәге барлык йортларның 97%ына кайнар су бирелде», – дип хәбәр итте «Татэнерго» АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесенең матбугат хезмәте. 

Җылылык челтәрләренә зыян килүнең 16 очрагы ачыкланган. 8 урында торбалар тәртипкә китерелгән инде. ГЭС бистәсенең 4,6,8 нче бистәләрендәге 9 йортка якын арада кайнар су биреләчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


опрессовка торак-коммуналь хуҗалык кайнар су

Нет комментариев