Чаллыда журналист Валерий Аракчеев вафат булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда журналист Валерий Аракчеев вафат булды

Хушлашу иртәгә.

Чаллыда бөтен гомерен журналистикага багышланган Валерий Аракчеев вафат булды.

Чаллыда бөтен гомерен журналистикага багышланган, «Рабочий Камаза» газетасы баш редакторы  Валерий Аракчеев вафат булды. Аңа 84 яшь иде. Ул автогигантның корпоратив басмасын 1973-1978, 1983-1989 елларда җитәкләде.

«Ул һөнәре буенча тәрҗемәче. Әмма гомере буе иҗат итте. Каләме көчле иде... Соңгы елларда бик каты чирләде. Хушлашу иртәгә 12 сәгатьтә морг янында була», – дип хәбәр итте журналист Ләлә Гайфетдинова. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр югалту

Нет комментариев