Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан 1000нән артык бала Республика чыршысына барачак

“Моңа кадәр беркайчан да шәһәрдән бу кадәр баланың Яңа ел тамашасына барганы юк иде әле», - дип белдерде шәһәр мэры.

25 декабрьдә Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен Яңа ел тамашасы үтәчәк. Анда Чаллыдан 1053 бала катнашыр дип көтелә. 

“Моңа кадәр беркайчан да шәһәрдән бу кадәр баланың Яңа ел тамашасына барганы юк иде әле. Аларны илтеп, алып кайту мәсьәләсен транспорт оешмалары һәм Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясе белән берлектә хәл итеп бететергә кирәк булачак. Һава торышына бәйле рәвештә, иминлек чаралары да күрелергә тиеш. Чаллы белән Казан арасында юл яхшы булса да, барысына да әзер булып тору мөһим”,  - дип белдерде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Мәгълүм булганча, быел шәһәр казнасыннан бюджетта эшләүчеләрнең балаларына, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче инвалид балаларга, республика һәм россиякүләм олимпиада җиңүчеләренә Яңа ел бүләкләре алу өчен 9 млн 500 мең сум акча да бүлеп бирелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме