Хәрбиләр сулы булачак
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләр сулы булачак

Игелекле эшләр дәвам итә.

Чаллы эшмәкәре Фәрит Зарипов махсус хәрби операция зонасына генераторлар, 200дән артык газ баллоны, 400 батарея, азык-төлек, тәм-томнар илтеп кайткан иде. 

Ул хәрбиләргә аеруча су кирәклеген күреп кайтты. Һәм тиз арада ярдәм оештырды. Кичә йөкны озатып та җибәрделәр.

«Без 12 тонна су өчен акча җыйдык, 20 мең сумлык юеш салфетка һәм башка кирәк-яракларны туплап, йөкне Дебальцево аша баручы хәрби машинага тутырып җибәрдек. Егетләребезгә финанс һәм матди ярдәм күрсәтүчеләргә бик зур рәхмәт», – ди Фәрит Ибраһим улы. 

 Фото Фәрит Зариповтан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем

Нет комментариев