Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга тагын 36 автобус тапшырылды

Алар берничә көннән шәһәр маршрутларына чыгачак.

Чаллыда мөһим вакыйга. «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесенә тантаналы рәвештә 36 яңа автобус тапшырылды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, депутатлар, территориаль иҗтимагый совет җитәкчеләре катнашты. 

«2-3 көннән шәһәр маршрутларына 36 «НЕФАЗ» автобусы чыга. Без моның өчен беренче чиратта Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтле. Ул илебез шәһәрләрендә җәмәгать транспорты паркын яңарту буенча махсус программа кабул итте. Чаллы махсус казначылык кредиты, лизинг буенча эшли. Быел шәһәргә 90 автобус алырга планлаштырган идек. Аның 10сын 13 февральдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры белән бергә тапшырган иде. Бүген аларга тагын 36 яңа автобус өстәлде. Контрактны вакытында үтәгәне өчен автогигантның генераль директоры Сергей Когогинга рәхмәт», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

«Чаллы үсә, яңа урамнар барлыкка килә, аларда автогигантта җитештерелгән уңайлы автобуслар йөрүе күңелле күренеш. Халыкны «Газель»ләрдән зур автобусларга күчерү – хөрмәткә лаек җитди эш», – дип белдерде «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин. 

«Горкоммунхоз» МУПы директоры Альвир Әглиуллин исә автобусларны төзек тотарга, пассажирларны уңайлы һәм куркынычсыз шартларда йөртергә ышандырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зур автобуслар җәмәгать транспорты мөһим вакыйга