Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Галиәсгар Камал театры килә

Спектакльләрнең берсендә аксакал артистлар уйнаячак.

"Җәйнең бер көнендә" премьерасын Будапешт, Кытай, Румыния, хәтта Һиндстанда караганнар, ә Чаллы халкы һаман юк икән!" - дип башлады сүзен Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры директоры Илфир Якупов. Әлеге спектакль премьерасы 2013 елда булган. Ниһаять, Чаллы тамашачысы да аны карый алачак. Чаллыга Камал театры артистлары гастрольләр белән килә. Бер атна дәвамында алар шәһәрдәшләребезне спектакльләре белән сөендерәчәк. Алар арасында халыкка яхшы таныш әсәрләр дә һәм яңа спектакльләр дә бар.  

“Бию пәрие”, “Җанкисәккәем”, “Гөргөри кияүләре”, “Бабайлар чуагы”, "Энергетик" мәдәният сараенда куелачак. “Көл”, “Исәнме, улым”, “Җәйнең бер көнендә”, “Килмешәк” спектакльләре Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.

- “Бабайлар чуагы”нда Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева кебек театрыбыз аксакаллары уйнаячак. Аларны сәхнәгә чыгару, дөрес, җиңелләрдән түгел. Ялынырга кирәк булды. Шулай да ризалаштылар, - ди театр директоры Илфир Якупов. 

Гастрольләр 12 февральдән 16 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Билетларның 70 проценты инде сатылып беткән. 

Искәртергә кирәк, Камал театры артистлары бездә кунакта булган арада, Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры гастрольләр белән Казанга чыгып китә. Шәһәребез артистлары башкала тамашачысына "Яшь йөрәкләр", "Капка", "Болан" спектакльләрен күрсәтәчәк.   

Фото kamalteatr.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Г. Камал театры.