Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга яңа аттракцион алып кайталар

Аны июнь аенда эшләтеп җибәрергә исәп тоталар.

Быел Чаллының Җиңү паркына 10 яшьтән өлкәнрәкләр өчен яңа экстремаль карусель алып кайтачаклар. Аңа берьюлы 8 кеше утыра алачак. Буйлары 140см ким булмаска һәм авырлыклары 100 кг дан артмаска тиеш. Аны “Аккошлар” таганы янына урнаштыру күздә тотыла. “Бу урын яңа күңел ачу җайланмасы өчен мәйданы белән туры килә”, - ди “Ял һәм мәдәният паркы” МУП директоры Илья Черкашин. 

Яңа карусельнең исемен һәм бәясен җитәкчелек әлегә сер итеп саклый. Хәзерге вакытта әлеге экстремаль саналган атынгычны сатып алу буенча сөйләшүләр алып барыла. Шунысы мәгълүм: аны июнь аенда эшләтеп җибәрергә исәп тоталар. 

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев