Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга кунакка яңа министр килде

Нинди максат белән микән?

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Татарстан яшьләр эшләре буенча яңа министрын кабул итте. Ул – Ринат Садыйков. Моңарчы элекке министр Тимур Сөләймановның урынбасары иде. Исегезгә төшерәбез, Тимур Сөләйманов Президент ярдәмчесе итеп билгеләнде. 

Ринат Садыйков яңа урында икенче эш көнен Чаллыда үткәрергә булды. Мэр үзе чакырган. Алар бергә эшләү планнары турында сөйләште. Чаллы яшьләре өчен яңа объектлар төзү турында фикер алыштылар. Ринат Садыйков моңарчы да Чаллы белән тыгыз элемтәдә торган. Әйтик, “Нур” һәм “Шатлык” яшьләр үзәге капиталь төзекләндерү барышы аның күзәтчелеге астында булган. "Ул вакытта  биналарның подвалыннан алып түбәсенә кадәр өйрәндем", - ди ул. 

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министрлык