Чаллыга күренекле боксчылар килә
Чаллыда мэр кубогына боксы буенча «WINLINE. IBA. PRO 20» турниры була.
14 августта Боз сараенда бокс буенча шәһәрм мэры Кубогына ярышлар була.
Әлеге чара уңаеннан матбугат конференциясендә күренекле спортчылар тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Чаллы егете, БРИКС уеннары җиңүчесе Сергей Сергеев:
«Шәһәр миңа бик күпне бирде, һәм мин үзебезнең кешеләр, туган як тамашачысы алдында беренче тапкыр бокс күрсәтә алуым өчен чиксез рәхмәтле. Бу минем өчен зур шатлык та, гаять зур җаваплылык та, искиткеч көчле мотивация дә», – дип уртаклашты.
Ул шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиевка, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Олег Николаевка мондый дәрәҗәдә турнир үткәрүләре һәм бокс үсешенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Россия беренчелеге җиңүчесе Әмин Абдуллин яршыларның мондый форматы мавыктыргыч уеннар күрсәтү, үзенә яңа дәрәҗәгә күтәрелү мөмкинлеге бирүен әйтте.
«IBA PRO форматы һәм интенсивлык, һәм стратегия буенча нык аерыла. Минем өчен бу бик зур адым алга. Әгәр һәвәскәр бокста төп бурыч — көндәшеңне бокслап җиңү һәм очко җыю икән, профессиональ рәвештә, ничек кенә тупас яңгыраса да, каты зыян салу кирәк. Минем артта һәвәскәр бокстан яхшы нигез бар, һәм хәзерге максатым – аны грамоталы рәвештә профессиональ рингка күчерү. Матур, сыйфатлы, чиста боксны күрсәтәсем килә», – диде ул.
2025 елгы Россия чемпионы Джамбулат Бижамов аның 2023 елгы Европа Кубогы чемпионы Владимир Менчиков белән уены гади генә булмавын әйтте.
Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев