Чаллыга 10 трамвай вагоны кайтарылачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга 10 трамвай вагоны кайтарылачак

Трамвайларга заманча җиһазлар куелачак.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов әйтүенчә, Чаллыда трамвайларга автобуслардагы кебек GPS системасы, түләү өчен терминаллар куелачак. Тукталышлар электрон табло белән тәэмин ителәчәк. 

 «Сентябрь аенда Мәскәүдән 10 трамвай вагоны көтәбез. Техник яктан искергән трамвайлар утильләштереләчәк. Маршрутларда йөри торган трамвайларга акча булгач заманча техника куелачак», – ди Фәрид Салахов. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


трамвайлар Яңа трамвай юллары Фәрид Салахов

Нет комментариев