Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Тинчурин театры килә

Тамашачыларга ике спектакль тәкъдим ителәчәк.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонның беренче премьерасын Чаллыда күрсәтергә җыена. 

Башкала кунаклары  9 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда 14.00 сәгатьтә Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваятен (автор – Фәтхи Бурнаш, режиссер – Зөлфәт Закиров) һәм «Гомер буе сине көтәм» мелодрамасын (авторы – Илһам Гали, режиссер – Рәшит Заһидуллин) тәкъдим итәчәк.

Тинчурин театрының Кама аръягына гастрольләре традицион рәвештә яз һәм көз айларында уза. Соңгы тапкыр Чаллыда гастрольләр быелның 12-13 мартында үткән иде. Анда Тинчурин театры Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» һәм Шамил Фәрхетдиннең «Ай, былбылым» спектакльләрен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев