Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга 10 автобус тапшырды

Барлыгы быел 90 җәмәгать транспорты кайтартылачак.

Бүген Чаллыда шәһәр Советының йомгаклау сессия була. Аның эшендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министрлар катнаша. 

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга 10 автобус тапшырды. "Бу вакыйга халык арасында уңай тәэсирләр тудыра. Тик җәмәгать транспорты эшчәнлеген яхшырту юнәлешендә системалы эшләргә кирәк", - диде ул. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үз чиратында Чаллыга бу өлкәдә ярдәм иткәннәре өчен РФ Президенты Владимир Путинга һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. 

Быел Чаллының автобус паркы 90 автобуска тулыланачагын хәбәр итте. Аның 30дан артыгы март аенда кайтачак. 

ТР Рәисе  "Мастеровые» рус драма театры янында һәм бина эчендә шәһәрдә җитештерелгән техника һәм башка товарлардан торган күргәзмәне карады. Анда «Ремдизель» һәм «АСТЕЙС» компанияләренең хәрби техникасы, автомобильләр, «Русак» компаниясенең «снегоболотоход» урын алган. 

«Кориб» компанияләр төркеме яңартылган КАМАЗ 43118, КАМАЗ 6522 машиналарын күрсәтте. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Рәисе