Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылар тагын беренче!

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты узды.

Ярышларда 40тан артык төбәктән 20ләп көрәшче бил алышты. Спортчылар Башкортостан, Ульяновск, Чувашстан, Киров, Марий-Эль республикаларыннан тыш, спортчылар Луганск Халык республикасы, Хакасия, Коми, Иркутск, Кырым якларыннан да килделәр. 

Татарстан командасы өчен чемпионатта ике тренер – Чаллыдан Илнур Хәйбуллин һәм Казаннан «Зилант» клубы тренеры Илмир Төхвәтуллин – җаваплы итеп билгеләнде. Ярышларда 10 үлчәү авырлыгында Татарстаннан 8 көрәшче алтын медаль яулады. Араларында Чаллы көрәшчеләре дә бар. 

90 килограммдагы үлчәү категориясендә Азат Габдрәшитов, 130+ кг авырлыкта Рәнис Гыйләҗетдинов беренче урынны яуладылар. 80 килограммдагы үлчәү категориясендә Ленар Садыйков өченче урынны алды. Җиңүчеләргә акчалата бүләк, медаль, кубоклар тапшырдылар. I урын – 30 мең сум, II – 20 мең сум, III урынга 10 мең сум бирелде. 

– Беренче урын алган көрәшчеләр 12-23 июнь көннәрендә Казанда узачак БРИКС илләре Уеннарында катнашачак. Алар Татарстан, Россия данын яклаячак. Ә Ленар Садыйков 23 июньдә узачак Дөньякүләм чемпионатта үз көчләрен сынап караячак, – дип аңлатты Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев