Чаллылыларга - Дәүләт бүләкләре
Бүләкләнүчеләр арасында хәрбиләр дә бар.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев төрле өлкәләрдә фидакарь хезмәт күрсәткән 13 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Марсель Абдуллин белән Сергей Чернухин хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Россия Президенты Указы белән икенче дәрәҗәдәге "За храбрость" медале белән бүләкләнде.
Дамир Касыймовка Россия Оборона министрлыгының икенче дәрәҗәдәге "За воинскую доблесть» медале тапшырылды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиевага (Муллагалиевага) «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.
«КАМАЗ» АҖның пресс-рама заводы баш белгече Александр Лошков Татарстанның атказанган машина төзүчесе булды.
«Ремдизель» АҖ машина йөртүчесе Илфат Харисов «Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре» исеменә лаек булды.
Берничә кешегә хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда булышканы, җирле үзидарә һәм республиканың төзелеш тармагы үсешенә өлеш керткән өчен ТР Рәисе, ТР Хөкүмәте һәм Чаллы мэрының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мэр бүләкләнгән шәһәрдәшләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев