Чаллылыларны агач утырту эшенә җәлеп итәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны агач утырту эшенә җәлеп итәчәкләр

«Яңгыр явып үтсә, агач, куаклар утыртуны башлыйбыз», - дип белдерде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев сентябрьнең икенче яртысында яшелләндерү, чистарту эшләре башланачагын хәбәр итте. «Яңгыр явып үтсә, агач, куаклар утыртуны башлыйбыз. Бу эшкә шәһәрнең актив кешеләрен дә җәлеп итәргә кирәк.

Ишегалларын төзекләндерүгә 5 миллиард сумга якын акча тотылды. Кайбер ишегаллары шәһәрдәшләр тырышлыгы белән бик матурланды, ә кайберләрендә төзүчеләр киткәннән соң берни дә үзгәрмәде. Без, шәһәребезне матурлауга барыбыз да өлеш кертергә, барыбыз да шәһәребезне яратырга тиеш. Чәчәк үстентеләре, агач, куаклар белән тәэмин итәрбез. Аларны йорт яннарына, урамнарга утыртуга йортларда яшәүчеләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Үзең утырткан агач, куак, кадерле була ул», – диде Наил Гамбәрович. 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


агач утырту экология табигать

Нет комментариев