Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 29 комплексында яшьләр сугышты

Гаепләнүчегә төрмә яный.

Иртәнге сәгать 3тә полиция бүлегенә 28 яшьлек егет мөрәҗәгать итә. Ул билгесез ир-атларның аны кыйнавы һәм сумкасын урлавы турында хәбәр итә. Моннан тыш, документлары, кесә телефоны да югала. 

Хокук сакчылары урынга килеп җитә. Гаепләнүченең эзенә  чыгалар. Ул - 31 яшьлек ир-ат. Сөйләве буенча, дусты белән 29 комплекска ял итәргә килгән була. Төне буе сыра эчәләр. Бу вакытта ерак түгел тагын бер компания көлешеп күңел ачкан була. Яшьләрнең кыланышы егетләргә ошамый. Алар акыл өйрәтергә якынрак киләләр. Тик аралашу барып чыкмый. Сугыша башлыйлар. 28 яшьлек егетне кыйныйлар. Барсеткасын урлап, документларын һәм телефонын балалар мәйданчыгында яшерәләр. 

Гаепләнүче “урлау” маддәсе буенча хөкем ителәчәк. Аңа 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Хокук сакчылары белдерүенчә, әлеге ир-ат моңарчы да  хөкем ителгән булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять